🍁Ноябрь җылы килерме?
🍁Синоптиклар көзнең соңгы аена фаразларын җиткерде.
Русия Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, ноябрьдә Башкортстан территориясендә һаваның уртача айлык температурасы климатик нормадан 1 градуска югарырак булачак дип көтелә. Көзнең соңгы ае өчен норма төбәктә минус 4,4 градус тәшкил итә.
🍁Явым-төшемгә килгәндә, аларның айлык күләме нормадан азрак фаразлана. Гадәттә ноябрьдә республикада 30дан 50 миллиметрга кадәр явым-төшем була.
🍁Димәк, төбәк халкын гадәттәгедән җылы һәм коры ноябрь көтә, әмма шул ук вакытта дым кытлыгына әзерләнергә кирәк, ди белгечләр.