🦋Октябрьдә көтелмәгән гүзәллек!
✅Көндезге тавискүз (Aglais io) — Русиянең иң матур күбәләкләренең берсе. Куе кызыл канатлардагы дүрт ачык “күз" - бизәк кенә түгел, ә ерткычларны куркыту ысулы да. Бу күбәләкнең канат җәеме — 62 миллиметрга җитә.
✅Бу көздә икенче буын күбәләкләр аеруча күп. Башкортстанда көзнең аномаль җылы һәм коры килүе аларның очыш вакытын озайтты. Көндезге тавискүз кышлый һәм кайвакыт хәтта салкыннарда җылытып алганда да очрый.
✅Аны Дәүләкән районының “Аслыкүл” табигать паркы җитәкчесе Гүзәл Гыйльманова күреп, фотога төшереп алган.
Гүзәл Гыйльманова фотосы.