❤Бүген - комсомолның туган көне.
🤗Нәнәй, нәрсә ул комсомол?
(Оныгыма җавап)
Комсомол – гел алга ашкыну,
Комсомол – ул хисләр ташкыны.
Комсомол – ялкынлы йөрәкләр,
Комсомол – ул талмас беләкләр.
Комсомол – илеңне ярату,
Илем, дип, җирем, дип, җан ату,
Комсомол – көрәштә батырлык,
Бердәмлек, чын дуслык, татулык.
Комсомол чирәмнәр күтәрде,
Тайгада тимер юл үткәрде,
Яшәртте, киптереп, сазлыкны,
Яулады мәңгелек бозлыкны.
Комсомол – ярышта җиңүче,
Ул булды һәр җирдә беренче.
Комсомол – хуҗасы җиренең,
Ышаныч, терәге илемнең.
Комсомол – нәрсә ул?
Белдеңме, оныгым,нилеген?
Ярсулы яшьлегем ул минем!
Рәсимә Ильясова.