🍁КӨЗ КИТӘ
Яфрагы коелган
Һәр агач
Боеккан калганга
Ялангач.
Әнә бит чәчәкләр
Сулганнар.
Төндәге кырауда
Туңганнар.
Кояш та елмаймый
Әллә ни.
Еш кына вак яңгыр
Сибәли.
Табигать тын калган:
Ял итә.
Салкын җил искәртә:
-Көз китә!
-Кыш җитә!
Рәсимә Ильясова